Килешү «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮҺБ ФДБМУ һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ арасында имзаланды.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮҺБ ФДБМУ һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Килешүгә «Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры Рәшит Низамов, «Идел дәүләт су транспорты университеты» ЮҺБ ФДБМУ ректоры Игорь Кузьмичев һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ генераль директоры Ренат Мистахов кул куйдылар.
Килешү якларның актуаль юнәлешләр буенча уртак фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлеген күздә тота. Аерым алганда, эчке су транспортын һәм эчке су юлларын үстерү буенча хезмәттәшлек, инновацион материаллар һәм технологияләр кертү буенча тәҗрибә уртаклашу планлаштырылган. Шулай ук килешү тимер-бетон суднолар төзелеше өчен кадрлар әзерләүне, тармак һәм уртак киңәшмәләр, семинарлар, түгәрәк өстәлләр һәм хезмәттәшлек мәсьәләләренә кагылышлы башка чаралар оештыруны күздә тота.
Әлеге Килешү кул куелганнан соң 5 ел дәвамында гамәлдә.
Фото: Рөстәм Кадыйров.