Бүген ТР Президенты катнашында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы узды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының «2020 елда Татарстанның юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга төп бурычлары турында» киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
Коллегия утырышы, гадәттәгечә, республиканың транспорт комплексы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре турындагы фильмнан башланды.
2020 елга фаразланган мәгълүматларга караганда, «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортлары 2 643,8 мең пассажирга хезмәт күрсәткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38,5% ка кимрәк (2019 елда – 4 301,8 мең кеше).
Шәһәр яны тимер юл транспортында 2020 елның 1 гыйнварына 113 маршрут оештырылган. Чикләүләр чорында 46 маршрут эшен дәвам итте. Ел нәтиҗәләре буенча 113 маршруттан 105 маршрут торгызылган, 8 маршрутка бүген дә ихтыяҗ юк. 5,032 млн пассажирга хезмәт күрсәтелгән, бу узган ел белән чагыштырганда 75,7% тәшкил итә (2019 елда 6,65 млн пассажир). Пассажирлар саны кимү Татарстан территориясендә коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау максатларында гамәлдә булган чикләүләр белән бәйле. Моның өчен республика территориясе буенча шәһәр яны пассажир поездларының (шул исәптән субъектлар арасында) хәрәкәте, чикләүләр гамәлдә булган чорда үз эшчәнлекләрен дәвам итүче предприятие һәм оешма хезмәткәрләрен иртәнге һәм кичке сәгатьләрдә китерүне тәэмин итүче маршрутлардан тыш, вакытлыча туктатылды. Республика буенча тимер юл транспортының йөк әйләнеше өлешендә 15,75 млн тонна йөк ташылган, бу узган ел дәрәҗәсеннән 1,2% ка артыграк.
2020 ел навигациясе өчен Идел елгасы буенча шәһәр яны элемтәсендә 209,16 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән (2019 ел белән чагыштырганда 4,5% кимегән). Яшел Үзән - Түбән Вязовые кичүендә - 102,05 мең пассажир, 2019 ел белән чагыштырганда 61,7%ка үсеш. Кама елгасы буенча шәһәр яны элемтәсендә 6,04 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән (2019 ел белән чагыштырганда 14% кимегән).
Узган елда республиканың автотранспорт предприятиеләре даими маршрутларда 157,6 млн. пассажирга хезмәт күрсәткән, бу узган ел белән чагыштырганда 27,2% ка кимрәк.
2020 елда РФ Транспорт министрлыгы «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында төбәкләргә пассажир транспортын яңартуда ярдәм итә башлады. Казан агломерациясе тарафыннан «ПАТП-2» МУП һәм «ПАТП-4» МУП өчен 73 зур класслы автобус сатып алынган.
Бүлеп бирелгән акчалар хисабына 2020 елда төбәк автомобиль юлларында Юл эшләре программасы нигезендә 61,746 км юл, 13 күпер, 4 юлүткәргеч төзелде, гамәлдәге төбәк челтәре 371,6 км, 6 күпер ремонтланды. 10 авыл торак пункты 27 километрга якын озынлыктагы каты өслекле юллар белән тоташтырылды, 46 мәктәп маршрутында транспорт-эксплуатация шартлары арттырылды. Шулай ук республиканың бакча ширкәтләренә гомуми озынлыгы 17,1 км булган 22 керү юлы төзелде.
2020 елда Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру дәвам итте. Илкүләм проект буенча 261,6 км юл төзекләндерелде, юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар башкарылды, шул исәптән: 13 светофор объекты, 31 ясалма тигезсезлек, 8 167 метр җәяүлеләр өчен койма, 12 890 метр барьерлы койма, 53 маршруттагы транспорт чаралары тукталыш пункты, 3 405 юл билгесе урнаштырылды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үз докладында билгеләп үткәнчә, пандемия таралу шартларында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәрәҗәсендә кабул ителгән карарлар һәм норматив-хокукый актлар ярдәмендә, Татарстан Республикасында юл төзелешендә һәм куркынычсыз эксплуатацияләүдә милли проектларны, федераль һәм региональ программаларны тормышка ашыру туктатылмады. Бигрәк тә хәзерге вакытта җәмәгать, тимер юл, елга һәм авиация транспортында күп миллионлы пассажирлар агымы белән турыдан-туры элемтәнең беренче линиясендә торган транспортчылар зур җаваплылык белән эшләде.
Агымдагы елга төп бурычлар арасында министр, аерым алганда, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруны билгеләп үтте. Тимер юл транспорты өлкәсендә - «Казан шәһәрендә боҗралы тимер юл элемтәсен оештыру», «Компрессорный» транспорт-күчеп утыру төененең төзү-монтаж эшләрен башлау.
Һава транспорты өлкәсендә агымдагы елга бурычлар арасында Фәрит Хәнифов «Казан «халыкара аэропорты» АҖнең 2050 елга кадәр үсеш Мастер-планын эшләүне, «Волга-Днепр» компанияләр төркеме һәм «Казан» аэропорты белән берлектә йөк транспорт төененен булдыру проектын гамәлгә ашыру, 2021 елда Россия Федерациясе территориясендә төбәк авиапассажирлар ташуны субсидияләү программасын гамәлгә ашыруда катнашуны дәвам итүне билгеләп үтте. Шулай ук «Бигеш» аэропорт комплексын реконструкцияләү» проектының икенче чиратын гамәлгә ашыруны төгәлләү планлаштырыла.
Су транспорты өлкәсендә төп бурыч - 2021 елда пассажирлар навигациясенә әзерлек һәм аның өзлексез эшләвен тәэмин итү. Шулай ук Татарстан Республикасының кызыксынган министрлыклары һәм Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре белән берлектә «Эчке су транспорты» милли проектына кертү өчен конкрет чаралар буенча тәкъдимнәр формалаштыруны дәвам итәргә кирәк.
Фәрит Хәнифов юл хуҗалыгы мәсьәләләренә аерым тукталды. Агымдагы елда түбәндәге автомобиль юллары төзелеше дәвам итәчәк: Шәле (М-7) – Баулы (М-5) 299 км озынлыкта, М-7 «Идел» Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа юллары Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу участогында 88,9 км озынлыкта, М-12 «Мәскәү - Түбән Новгород - Казан» 142 км озынлыкта. Торак пунктларда 1 млрд. сумлык вак таш-ком катнашмасыннан юл-урам челтәре норматив хәлгә китереләчәк, торак пунктлардагы урамнарның гамәлдәге асфальт-бетон катламы 1 млрд. сумлык ремонтланачак.
«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга килгәндә, министр сүзләренчә, агымдагы елда билгеләнгән максатлар һәм күрсәткечләр үтәләчәк. 2021 елга финанслауның гомуми суммасы 4,1 млрд. сум тәшкил иткән
Коллегия кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан республиканың транспорт комплексы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.
Фото: Игорь Степанов