Казан-1 тимер юл вокзалында яңа үрнәктәге автоматлаштырылган саклау камералары барлыкка килде. Алар бинаның беренче катындагы 4 нче номерлы көтү залында урнаштырылган.
Багаж күләменә карап, пассажир иң яраклы ячейканы – стандарт, урта яки зур (60, 90 яки 180 см биеклектә) сайларга мөмкин. Вокзалда барлыгы 220 ячейка урнаштырылган.
Заманча технология хезмәт өчен терминал аша түләп, әйберләрне мөстәкыйль урнаштырырга мөмкинлек бирә, бу бигрәк тә начар эпидемиологик ситуациядә мөһим. Кулланучыларга уңайлы булсын өчен ике вариант түләү каралган – акчалата һәм акчасыз. Саклау камералары тавыш сигнализациясе белән җиһазландырылган.
Түләү терминалы саклау торышы турында сигнал бирүче индикаторлар белән җиһазландырылган: яшел - ячейканың буш булуын, кызыл - ябык булуын күрсәтә. Түләгәннән соң пассажир штрих-код белән чек ала, ул ячейканы ачу һәм ябу өчен ачкыч булып тора. Шулай ук чекта саклау камерасының номеры күрсәтелгән. Аренда режимы сәгатьлек: 1 дән алып 120 сәгатькә кадәр. Кирәк булганда, вакытны озайтырга мөмкин.