2020 елның гыйнвар-декабрь айларында Горький тимер юлының Казан төбәгендә 5,6 млн тонна йөк ташылган. Бу узган ел күрсәткеченнән 4,4% ка күбрәк. Шулай итеп, 2020 елда 251 мең тонна азык-төлек төяп озатылган, үсеш 68,5% тәшкил иткән; 46,8 мең тонна урман йөкләре (+45%); 997 мең тонна нефть һәм нефть продуктлары (+34,7%); 320 мең тонна түп (+24,1%); 65,5 мең тонна шикәр (+17,4%) һәм башка товарлар.
2020 елның декабрендә Горький тимер юлының Казан төбәгендә йөк төяү 435 мең тонна тәшкил иткән. Бу 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,1% ка күбрәк.
Фото: https://www.trajectus.ru/