Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасында «Шәле (М-7) – Баулы (М-5)» түләүле автомагистраль төзелеше проектын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко һәм «СМП-Нефтегаз» АҖ шәхси инвесторы вәкиле Фоат Комаров катнашты.
Киңәшмәдә проектны тормышка ашыруның финанс модельләре, шул исәптән дәүләт-шәхси партнерлык принциплары каралды.