Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 326 берәмлек махсус техника хезмәт күрсәтә

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Хәзерге вакытта республиканың төбәк әһәмиятендәге юлларында 326 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. 930 тонна ком-тоз катнашмасы куллану планлаштырыла.

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, 19 нчы гыйнварга республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кар, урыны белән бераз. Төньяктан,төньяк-көнчыгыштан талгын җил. Һава температурасы көндез -16..-21 градус. Юлларда бозлавык.

Машина йөртүчеләргә юлларда максималь игътибарлы булырга, тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга киңәш итәбез.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International