«РусЛайн» авиакомпаниясе Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортыннан Архангельскка даими субсидияләнә торган рейсларны башлап җибәрде.
Казаннан очышлар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 14:45 сәгатьтә башкарыла, самолет Архангельскка 17:00 сәгатьтә килә. Кире юнәлештә рейслар сишәмбе һәм җомга көннәрендә 11:35 сәгатьтә, Казанга 13:40 сәгатьтә килү белән планлаштырылган. Bombardier CRJ 200 һава судносында юл вакыты 2 сәгать чамасы тәшкил итә.
Билетның минималь бәясе 2500 сумнан башлана. Авиабилетларны аэропортның kazan.aero рәсми сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.
Әлеге график буенча очышлар программасы агымдагы елның март аена кадәр планлаштырылган.