Татарстанда һава торышы начараю сәбәпле автобуслар хәрәкәте чикләнде

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда һава шартларының начараюы сәбәпле, муниципальара автобуслар һәм йөк транспорты өчен федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенча хәрәкәт ябылды.

14 гыйнварда 14:00 сәгатьтән автобуслар,  16:00 сәгатьтән йөк транспорты хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелде.

Хәзерге вакытта төбәк әһәмиятендәге юлларга 433 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.

Синоптикларның фаразлары буенча 14 һәм 15 гыйнварда республикада һава торышы начарлану көтелә: буран, кар, җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр, юлларда бозлавык һәм кар көртләре булырга мөмкин.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәбез.

Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 8 (843) 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International