Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 332 берәмлек кар чистарту техникасы эшли

2021 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге юлларда 332 берәмлек кар чистарту техникасы эшли.

Авиация, су, тимер юл транспорты объектлары, Идел, Кама, Нократ, Зөя елгалары аша күперләр нормаль хәлдә.

14 нче гыйнварда республикада аязучан болытлы һава көтелә. Иртән һәм көндез урыны белән кар, аерым районнарда буран. Җил көньяк-көнчыгыштан, иртән һәм көндез секундына 16 метр тизлектә. Температура көндез -9..-14 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International