Татарстанда таксомоторлы ташуларга рөхсәт бирү өчен дәүләт пошлинасын түләү реквизитлары үзгәрде

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәтнамә биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү реквизитлары үзгәрде. 2021 елның 1 гыйнварыннан 1 апреленә кадәр реквизитларны үзгәртүнең күчмә этабын гамәлгә ашыру башланды. Күрсәтелгән чорда иске һәм яңа реквизитлар белән квитанцияләр кабул ителәчәк. 1 апрельдән рөхсәтнамә бары тик яңа реквизитлар белән генә биреләчәк: УФК по Республике Татарстан (Министерство транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан), ИНН 1660050401, КПП 166001001, Р/с 03100643000000011100, К/с 40102810445370000079, Отделение - НБ Республики Татарстан г.Казань//УФК по Республике Татарстан г.Казань, БИК – 019205400, КБК 71211502020020000140, ОКТМО 92701000

Дәүләт пошлинасының күләме үзгәрмәде. Рөхсәтне бирү һәм яңадан рәсмиләштерү өчен 400 сум, дубликат өчен 200 сум тәшкил итә.

Түләү белән бәйле көтелмәгән хәлләрне булдырмау өчен гариза бирүчеләргә дәүләт пошлиналарын яңа реквизитлар буенча түләргә киңәш итәбез.

Исегезгә төшерәбез, рөхсәтнамә алу өчен гаризалар сишәмбе һәм җомга көннәрендә 08:30 дан 12:00 гә кадәр кабул ителә. Әзер рөхсәтләрне бирү - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 10:00 дән 12:00 гә кадәр.

Җиңел таксиларда пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт бирү буенча норматив-хокукый документлар, бирелгән рөхсәтләр реестры турында тулырак мәгълүматны ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында «Юл-транспорт комплексы» бүлегенең «Транспорт хезмәте күрсәтү» бүлекчәсендә белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International