Татарстанда һава торышы шартларына бәйле рәвештә муниципальара автобуслар хәрәкәте чикләнә

2021 елның 10 гыйнвары, якшәмбе

Татарстанда һава шартларының начараюы сәбәпле 10:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр федераль һәм төбәк әһәмиятендәге юллар буенча муниципальара автобуслар хәрәкәте ябылды.

Хәзерге вакытта юлларга 573 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә, шул исәптән төбәк әһәмиятендәге юлларда - 422.

Машина йөртүчеләргә тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелырга киңәш итәбез.

Исегезгә төшерәбез, министрлык каршында тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.

10 нчы гыйнварда республикада болытлы һава торышы көтелә. Кар, урыны белән көчле. Аерым районнарда буран, бозлавык. Җил көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метрга кадәр, урыны белән көчәйгәндә 15 метрга кадәр. һава температурасы -2..-7 градуска кадәр. Юлларда бозлавык, кар көртләре.

Фото: dorogi.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International