Казаннан Волгоградка самолетлар 2021 елның 2 гыйнварыннан сишәмбе һәм шимбә көннәрендә очачак. Сишәмбе көнне очып китү вакыты 06:10 сәгатьтә, Волгоградтан кире якка очу вакыты 18:50 сәгатьтә.
Шимбә көнне самолет 04:45 сәгатьтә оча, Волгоградтан кире якка очу 18:10 сәгатьтә.
Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Казан - Волгоград маршрутына билет бәясе 4 590 сумнан башлана.
Шулай ук «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 2021 елның гыйнварыннан Волгоградка Сургут, Чиләбе, Омск, Красноярск, Пермь һәм Усинск шәһәрләреннән очышлар ача.