6428 нче номерлы Казан - Нократ Аланы шәһәр яны поезды маршруты Сосновка станциясенә кадәр озайтыла

2020 елның 28 декабре, дүшәмбе

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 2021 елның 1 гыйнварыннан 6428 нче Казан – Нократ Аланы шәһәр яны поездының маршруты Сосновка станциясенә кадәр озайтыла. Нократ Аланы станциясенә кадәр поезд гамәлдәге җәдвәл буенча хәрәкәт итә: Нократ Аланы 19:35-19:36, 942 км т.п. 19:40-19:41, Ямное 19:44-19:45, Заструг 19:50-19:51. Сосновка станциясенә 19:57 килә.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында мәгълүмати стендларда алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International