Хәзерге вакытта республикада төбәк әһәмиятендәге юлларда 245 берәмлек кар чистарту техникасы даими режимда хезмәт күрсәтә.
Төбәк автомобиль юлларында үзгәрүчән һава шартларына тиз арада тәэсир итү өчен 28 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүматны реаль вакыт режимында алырга мөмкинлек бирә: фото, юл капламының торышы, юл температурасы. Алына торган мәгълүмат нигезендә метеопараметрларның үзгәрүе фаразы төзелә, бозлавык күренешләре барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтү ясала.
Машина йөртүчеләрне тизлек режимын сакларга, куркыныч маневрлар ясамаска, бигрәк тә каршы як полосага чыкканда дистанцияне һәм ян арасындагы интервалны арттырырга һәм ерак юлга чыгудан тыелырга өндибез.
Исегезгә төшерәбез, министрлык каршында тәүлек буе оператив хезмәт эшли (тел. 291-91-91), ул шул исәптән автомобиль юлларының торышы турында мәгълүмат кабул итә.
26 нчы декабрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә. Кар, урыны белән көчле, буран. Җил көньяктан, көчәйгәндә секундына 16-21 метрга кадәр. Һава температурасы -5 - -10 градуска кадәр. Юлларда кар көртләре һәм өемнәре.