Фәрит Хәнифов Куйбышев тимер юлы көненә багышланган форумда катнашты

2020 елның 26 декабре, шимбә

Яр Чаллы ИТ-паркында Куйбышев тимер юлы көне узды. Форумда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев, Сәүдә-сәнәгать палатасы һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Бүген Куйбышев тимер юлы инновацион технологияләр кертү һәм тимер юл транспорты эшен оештыруда яңа алымнар формалаштыру буенча лидерларның берсе булып тора. Форум кысаларында Татарстан Республикасы территориясендә транспорт-логистика мөмкинлекләрен тормышка ашыру, авыр йөк ташуларны контейнерлаштыру һәм үлчәү контролен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре каралды. Шулай ук катнашучылар тармакның цифрлы трансформация мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә Куйбышев тимер юлының вокзал комплексларын төзекләндерү һәм пассажирлар ташуны үстерү буенча эшче төркем киңәшмәсе узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International