28 декабрьдән Казан - Буа маршруты буенча йөрү бәясе 200 сум тәшкил итәчәк. «Төньяк» автовокзалы» ҖЧҖ автотранспорт предприятиесе шундый акция игълан итте.
Казаннан Буага уңайлы автобуслар Казанның Воровский урамы, 33 нче йорт адресы буенча урнашкан «Төньяк» автовокзалыннан китә. Бөтен сәфәр дәвамында бушлай Wi-fiдан файдаланырга мөмкин.
Автобуста урынны броньлау хезмәте 89270304242, 89270304343 телефоннары буенча күрсәтелә. Пассажир билетны автовокзал кассасында сатып алырга мөмкин.
Акция муниципальара маршрутларда автомобиль транспортында пассажирлар йөртүне популярлаштыруга һәм Казан - Буа маршруты белән кызыксынуны формалаштыруга юнәлтелгән.
Фото: kazan.bezformata.com