«Казан» аэропорты яңа ел бәйрәмнәренә төрле маршрутлар тәкъдим итә

2020 елның 25 декабре, җомга

Яңа ел каникулларында Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты республика һәм якын-тирә төбәкләрдә яшәүчеләргә кызыклы сәяхәтләр өчен мөмкинлекләр бирәчәк.

Халыкара юнәлештә - Зәнзәбәр, Анталья һәм Дубай. Россиядә кышкы каникулларны үткәрергә теләүчеләр 40 эчке юнәлеш буенча очарга мөмкин. Иң популярлар арасында - Мәскәү, Сочи, Минераль Сулар, Калининград, Түбән Новгород.

Авиабилетларны аэропортның kazan.aero рәсми сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә, шулай ук «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, COVID-19 таралуны булдырмас өчен Россия Федерациясенә чит илләрдән килгән гражданнарга карантин чараларны үтәү буенча Роспотребнадзор таләпләрен үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International