Фәрит Хәнифов малайның поезд машинисты ролендә булып карау теләген үтәде

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Теләкләр чыршысы» дип аталган бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашты. Ул проектта катнашучыларның берсе - Казаннан алты яшьлек Тимур Әхмәдуллинның открыткасын тартып чыгарган, малай поезд машинисты ролендә булып карарга хыяллана икән. Ә бүген Тимур әнисе белән бергә Казан - Аэропорт маршруты буенча йөрүче электропоезд машинисты кабинасында утырып йөрде.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, теләкләр, бигрәк тә Яңа ел алдыннан, үтәлергә тиеш. Министр Әхмәдуллиннар гаиләсен якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм Тимурга балалар тимер юлы бүләк итте. Малайга шулай ук татлы бүләкләр тапшырылды.

Аның әнисе Людмила Константиновна сүзләренә караганда, Тимур бөтен транспортны - поездлар, самолетлар, автомобильләр ярата. Ул беркайчан да самолетта очмаган, поездда да йөрмәгән. Гомумән, әлегә моның кайчан булачагы билгеле түгел. Шуңа күрә поезд машинисты булу теләге туган да. «Әлбәттә, без аңа поезд йөртергә рөхсәт итмәүләрен аңлыйбыз, әмма аның өчен машина йөртүче белән кабинада йөрү зур бәхет», - диде Людмила Әхмәдуллина. Ул шулай ук Тимурның хәтере бик яхшы булуын әйтте: «Ул без укый торган барлык әкиятләрне һәм шигырьләрне сөйли ала. Ә поезд машинисты кабинасында утырганын Тимур гомер буе хәтерләячәк!».

Михаил Захаров фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International