Фәрит Хәнифов: җәмәгать транспортындагы һәр тискәре очракны тикшерергә һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» МА мәйданчыгында Татарстанда җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүне оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Транспорт өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Урта-Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазифаларан башкаручы Радик Рамазанов, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ  башлыгы урынбасары - техник күзәтчелек һәм теркәү-имтихан эше бүлеге башлыгы Дамир Бикмөхәммәтов һәм Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков катнашты.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, соңгы вакытта җәмәгать транспортында тискәре очраклар ешайды. Алар турында дәшми калырга ярамый, һәр очракның сәбәпләрен ачыкларга һәм тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк. Ул шулай ук җәмәгать транспорты эшен оештыручы һәм контрольдә тотучы тиешле хезмәтләрнең оператив режимда эшләүләрен билгеләп үтте.

Шулай итеп, пресс-конференциядә чыгыш ясаган Транспорт өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең Урта-Идел төбәкара дәүләт автомобиль юллары күзәтчелеге идарәсе башлыгы вазифаларан башкаручы Радик Рамазанов хәбәр иткәнчә, үткән шимбәдә трассада автобустан яшүсмерне төшереп калдыру факты буенча тикшерү үткәрелә. Пассажирлар ташучының Казан-Алабуга маршруты картасы бар, шуңа күрә Яр Чаллыга барырга тиеш түгел. Ведомство тикшерүдән соң ташучыны административ җаваплылыкка тартачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International