Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе, яңа маршрут юнәлешләрен ачып һәм пассажирларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртып, үз эшчәнлеген динамик рәвештә үстерүне дәвам итә.
Авиакомпания 2021 елның гыйнварыннан 6 шәһәрдән Красноярск аэропортына очышлар башлый.
Казаннан Красноярскка самолетлар 2021 елның 3 гыйнварыннан дүшәмбе, пәнҗешәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә (көнгә 2 тапкыр) очачак. Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Казан - Красноярск – Казан юнәлешендә бер якка билет бәясе 5090 сумнан башлана.
Омскидан Красноярск краена һәм кире якка очу 2021 елның 3 гыйнварыннан сишәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Омск – Красноярск - Омск юнәлешендә бер якка билет бәясе 7343 сумнан башлана.
Алтай краеннан Красноярск краена очышлар 2021 елның 3 гыйнварыннан атнага 1 тапкыр якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Барнаулдан китү вакыты 09:10 – Красноярск аэропортына 10:30 килә, Красноярсктан кире чып китү вакыты 11:20 – Барнаул аэропортына 12:40 килә. Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Барнаул – Красноярск - Барнаул юнәлешендә бер якка билет бәясе 5367 сумнан башлана.
Чиләбедән Красноярскка рейслар 2021 елның 5 гыйнварыннан сишәмбе һәм җомга көннәрендә башкарылачак. Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Чиләбе – Красноярск – Чиләбе юнәлешендә бер якка билет бәясе 5730 сумнан башлана.
Шулай ук 2021 елның 5 гыйнварыннан Красноярсктан Волгоградка очулар планлаштырылган. Әлеге юнәлеш буенча рейслар сишәмбе көнне башкарылачак. Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта, Красноярск - Волгоград – Красноярск юнәлешендә бер якка билет бәясе 8357 сумнан башлана.
Кемерово өлкәсеннән Красноярскка очыш программасы 2021 елның 7 гыйнварыннан башлана. Очышлар пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак. Авиабилетларны авиакомпания сайтында сатып алган очракта Кемерово - Красноярск - Кемерово юнәлешендә бер якка билет бәясе 5320 сумнан башлана.
Маршрутларда Канада авиалайнерлары CRJ-200 Бомбардье хезмәт күрсәтә, максималь сыйдырышлылыгы – 50 кеше.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны http://uvtaero.ru авиакомпания сайтында алырга мөмкин.