ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре хәйрия акциясендә катнаштылар. Китаплар, канцелярия товарлары, савыт-саба, урын-җир әйберләре, кием-салым җыелды.

Гадәттәгечә, җыелган барлык әйберләр Успение Зилант хатын-кызлар монастыре каршындагы Гаилә, аналык һәм балачакны яклау үзәгенә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International