«Содружество» пассажир компаниясе полигонында йөрүче шәһәр яны поездларында битлек режимын үтәү буенча даими рейдлар үткәрелә. Ташучы аларны транспорт полициясе һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә оештыра. Октябрь башыннан 271 рейд үткәрелгән. Пассажирларның санитар-эпидемиологик күзәтчелек таләпләрен үтәмәү факты буенча 62 беркетмә төзелгән.
«Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясендә коронавирус йогышын профилактикалау буенча комплекслы чаралар планы эшләнгән һәм расланган. Ул үз эченә пассажирлар һәм компания хезмәткәрләре сәламәтлеген яклау өчен берничә өстәмә чаралар ала.
Хезмәт күрсәтү полигонында тәүлек саен барлык хәрәкәттәге составны дымлы җыештыру һәм әйләнеш пунктларында мәҗбүри дезинфекция үткәрелә. Даими рәвештә билет басучы автоматлар, валидаторлар, турникет җиһазлары, мәгълүмати өстәлләр махсус чаралар белән эшкәртелә. Шулай ук билет кассаларын һәм офис биналарын системалы җилләтү һәм дезинфекция белән эшкәртү оештырылган. Компаниянең пассажирлар белән элемтәдә булучы хезмәткәрләре шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителгән һәм көн саен аларның сәламәтлек торышын тикшереп торалар.
Профилактика чаралары турында мәгълүмат билет кассаларында, көтү залларында һәм поездларда урнаштырылган. Барлык вокзалларда һәм тукталыш пунктларында билет кассаларына, билет бастыручы автоматларга һәм турникет линейкаларына якын килүдә дистанцияне үтәү кирәклеге турында мәгълүмат наклейкалары урнаштырылган, аудио белдерүләр трансляцияләнә. Моннан тыш, пассажирларга уңайлы булсын өчен барлык поездларда һәм кассаларда да сулыш органнарын һәм кулларны индивидуаль яклау чараларын сату оештырылган.