Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен рөхсәт алган эшкуарлык субъектлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды.
Транспорт идарәсе башлыгы Алексей Сидоров хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 1 октябрендәге 1586 номерлы карары үз көченә керә. Әлеге документ җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу эшчәнлегенә карата таләпләрнең берничә үзгәрешен күздә тота. Шулай итеп, таксист үтәүгә кабул ителгән заказны журналда теркәргә һәм аңа берничә мәгълүмат кертергә тиеш. Аерым алганда, заказны кабул итү һәм үтәү датасы, җиңел таксиның алырга бару урыны һәм ташуны тәмамлану урыны. Журналда фрахтовщикның җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташу буенча эшчәнлекне тормышка ашыруга рөхсәт номеры, җиңел таксиның дәүләт номеры һәм маркасы, заказчының җиңел такси классына өстәмә таләпләре, һәр бала өчен балаларны тотып тору җайланмалары, инвалидны һәм аның кресло-коляскаларын ташу мөмкинлеге күрсәтелә.
Таксист пассажирга, шул исәптән электрон документ формасында, касса чегы яки җиңел таксидан файдалану өчен түләүне раслаучы чек бирергә тиеш.
Җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу маршруты заказчы тарафыннан билгеләнә. Әгәр маршрут билгеләнмәгән икән, җиңел таксида йөртүче кыска юлдан яки транспортта йөртүгә иң аз вакыт сарыф ителгән юлдан йөртергә тиеш.
Җиңел таксиның алгы панелендә машина йөртүчедән уңда фрахтовщикның адресы һәм телефон номерлары, җиңел таксида пассажирлар йөртү буенча эшчәнлекне тормышка ашыру өчен бирелгән рөхсәтнең номеры һәм гамәлдә булу вакыты, күрсәтелгән рөхсәтне биргән органның исеме урнаштырыла. Шулай ук җиңел таксилардан файдалану өчен тарифлар да күрсәтелә.
Алексей Сидоров РФ Административ хокук бозулар кодексының 11.14.1 статьясы белән каралган таләпләрне беренчел бозган өчен штрафны кисәтү белән алыштыру, шулай ук билгеләнгән вакытка, 12.31.1 статьясы буенча салынган штрафны 50% күләмендә түләү мөмкинлеге турында хәбәр итте.
А. Сидоров машина йөртү стажы 3 елдан ким булган һәм илкүләм машина йөртү таныклыгы булмаган затларга җиңел таксиларда пассажирлар йөртүгә юл куймау турындагы таләпне аерым әйтеп үтте.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында пассажирлар һәм багаж ташу кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 1 октябрендәге 1586 номерлы карары нигезләмәләре белән дә таныштылар.
Өстәмә игътибар тикшерүләр вакытында документлар һәм белешмәләр бирүгә, һәм административ хокук бозулар турында беркетмә төзүгә һәм эшләрне карап тикшерүгә килүне тәэмин итү кирәклегенә юнәлтелде. Корреспонденция билгеләнгән тәртиптә җибәрелгән очракта, контроль чаралар үткәрелә торган зат тарафыннан алынмау, аңа хәбәр итмәүгә тиңләштерелми.