65 яшьтән өлкәнрәк булган пассажирлар декабрь азагына кадәр «кире кайтарылмый торган» билетларны тапшыра алалар

2020 елның 15 декабре, сишәмбе

«РТЮ» холдингы 65 яшьтән өлкәнрәк булган пассажирларга 2020 елның 31 декабренә кадәр «кире кайтарылмый торган» билетлар өчен акчаны кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Карар кайбер төбәкләрдә эпидемиология вәзгыяте начар булу сәбәпле, 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен өстәмә чикләү чаралары кертелүгә бәйле рәвештә кабул ителде.

Әйтик, элек кире кайтарылмый торган тариф буенча билетлар алган әлеге яшь төркеме пассажирлары, йөрүдән баш тарткан очракта, юл йөрү документларын кире тапшыра ала.

Сәфәрне гамәлдән чыгару өчен 8 (800) 775-00-00 телефоны буенча (Россиядән шалтырату өчен) яки +7 (499) 605-20-00 номеры буенча (чит дәүләтләр территориясеннән шалтырату өчен) «РТЮ» ААҖнең бердәм мәгълүмат-сервис үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шуннан соң 180 көн дәвамында 65 яшьтән өлкәнрәк булган пассажирга билет кассасына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Игътибар итегез, кире кайтарылмый торган билетлар өчен акчаны кире кайтару «ФПК» АҖ билет кассаларында гына башкарыла. Файдаланылмаган юл йөрү документлары өчен акчаны кайтару тәртибе һәм поездлар хәрәкәте турында тулырак мәгълүматны пассажирлар  «РТЮ» ААҖ бердәм мәгълүмати-сервис үзәгенең тәүлек буе эшли торган телефоны аша ала алалар.

Фото: www.oblgazeta.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International