Бүген Мамадыш муниципаль районында Кама елгасы аша боз кичүе ачылды. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр. Кичү Соколка авылы - Яңа Кама аръягы бистәсе маршруты буенча тәүлек буе эшли. Автотранспортның рөхсәт ителгән авырлыгы 3,5 тоннага кадәр билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, 11 декабрьдә Яшел Үзән муниципаль районында Идел елгасы аша Яшел Үзән шәһәре - Түбән Вязовой шәһәр тибындагы бистә маршруты буенча боз кичүе ачылды.
Фото: 16.mchs.gov.ru