Казанның «Көнчыгыш» автовокзалына 5 ел тула

2020 елның 11 декабре, җомга

28 декабрьдә модуль тибындагы «Көнчыгыш» автовокзалы үзенең беренче юбилеен - 5 еллыгын билгеләп үтә. Ул Казанда «Башкала», «Көньяк» һәм «Казан-2» дән соң дүртенче автовокзал булды һәм Аграр һәм Җиһанов урамнары киселешендә «Казан» агросәнәгать паркыннан ерак түгел урнашкан.

Автовокзалдан Питрәч, Шәле, «Южный Парк» ТК, «Казан» аэропорты, муниципалитетлар арасында – Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Минзәлә, Актаныш, Теләче, Арчага автобус маршрутлары оештырылды. «Көнчыгыш»тан шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород, Ижевск, Пермь, Воткинск, Чиләбе, Уфа, Стәрлетамак, Кумертау, Ульяновск һәм Россиянең башка шәһәрләренә китәргә мөмкин.

Маршрутларда иминлек таләпләренә җавап бирә торган кече, урта һәм зур класслы уңайлы автобуслар йөри.

Автовокзал бинасында уңайлы көтү залы, кассалар, диспетчерлык, саклау камералары, кафе урнашкан. Тәүлегенә 800 пассажирны кабул итә ала.

Пассажирларга уңайлы булсын өчен автовокзал каршында җәмәгать транспорты автобус маршрутлары тукталышлары оештырылды – №№ 5, 33, 34, 63, 71.

Юбилейны бәйрәм итү кысаларында «Көнчыгыш» автовокзалы «Бәхетле билет» акциясе уздыра. 11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр һәр пассажир кассада үзенең бәхетле билетын алырга мөмкин.

Маршрутлар, акцияләр турында тулырак мәгълүматны автовокзалның (843) 233 41 17  белешмә телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International