«Бигеш» халыкара аэропорты аэродромы ярашлылык сертификаты алды

2020 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Декабрь аенда «Бигеш» халыкара аэропорты аэродромы чираттагы сертификацияләү процедурасын узды. Аның нәтиҗәләре буенча Һава транспорты федераль агентлыгы (Росавиация) сертификаты алынды.

Сертификат нигезендә, аэропорт аэродромы «В» классы һәм очып китү-очып төшү полосасының размеры 2499 х 42 м.

Аэродромны сертификацияләү барышында Росавиация белгечләре радиотехник, сигнал утлары һәм электр җиһазларын тикшерделәр, шулай ук ясалма өслек торышын бәяләделәр.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия аэродром объектларының норматив документларга туры килүен раслады һәм Бигеш халыкара аэропортына биш елга ярашлылык сертификаты бирелде.

Исегезгә төшерәбез, гражданнар авиациясе өчен кулланыла торган аэродромнар һәм аэропортлар мәҗбүри сертификацияләнергә тиеш. Аларны сертификацияләү тәртибе Федераль авиация кагыйдәләре белән билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International