«Алексеевскдорстрой» да юлларны кышкы карап тоту өчен 42 мең тонна ком-тоз катнашмасы әзерләнде

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Бүген республиканың Алексеевск муниципаль районына матбугат туры узды.

Пресс-тур кысаларында журналистларга Татарстанның алдынгы оешмаларының берсе - «Алексеевскдорстрой» ААҖнең юлларны кышкы карап тотуга әзерлеген күрсәттеләр. Генераль директорның юлларны эксплуатацияләү буенча урынбасары Әнәс Гатин сөйләвенчә, предприятие 2020 ел башыннан гомуми озынлыгы 1800 км дан артык булган 7 районга - Алексеевск, Әлки, Алабуга, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спас, шул исәптән федераль әһәмияттәге 120 км юлларга хезмәт күрсәтә.

Журналистлар бозлавыкка каршы материаллар базасында, җылы стоянкада, эшчеләр һәм машина йөртүчеләрнең дежур тору һәм ял итү бүлмәсендә булдылар. Шулай ук юллардагы метеостанцияләрдән юл катламының торышы, җилнең көче һ. б. турында барлык оператив мәгълүмат килә торган диспетчерлык хезмәтен күрсәттеләр.

А. Гатин сүзләренә караганда, «Алексеевскдорстрой» кышка 42 мең тонна ком-тоз катнашмасы һәм 2 700 тонна тоз әзерләгән. Биредә 150 берәмлек махсус техника бар.

Юлчылар тәүлек буе ике смена эшлиләр.

Элек ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, Татарстанның юл оешмалары карамагында 1157 берәмлек кар чистарту техникасы бар, алар ГЛОНАСС системасына тоташтырылган.

Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен 52 бозлавыкка каршы материал базасы, 67 җылы стоянка һәм машина йөртүчеләргә дежур тору һәм ял итү өчен 59 бина әзерләнгән. Исегезгә төшерәбез, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт эшли. (843) 291-91-91 телефоны буенча Татарстанның транспорт комплексы торышы турында хәбәр итәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International