13 декабрьдән шәһәр яны поездлары хәрәкәтенең яңа графигына өстәмәләр кертелде

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

2020/2021 елларга поездлар хәрәкәтенең яңа графигын гамәлгә кертү сәбәпле, 13 декабрьдән шәһәр яны поездларының җәдвәле өстәмә үзгәрәчәк:

6423 нче Кизнер - Казан поезд Кизнер станциясеннән 6.41 сәгатьтә китә (19 минутка иртәрәк). Казан станциясенә 9.38 килә (17 минутка иртәрәк);

6432 нче Казан - Арча поезды Казан станциясеннән 11.04 сәгатьтә китә (32 минутка соңрак). Арча станциясенә 12.56 килә (45 минутка соңрак).

Җәдвәлдә җирле вакыт күрсәтелгән.

Гамәлдәге җәдвәл белән аерма биш минуттан артык булу түбәндәге шәһәр яны поездларына да кагылачак:

- 6355 нче Казан - Свияжск,

- 6365, 6362 нче Казан - Албаба - Казан,

- 6372 нче Буа - Албаба,

- 6471 нче Бөреле - Васильево,

- 6575 нче Дружинино - Красноуфимск,

- 6454/6453 нче Ижау - Глазов.

Биш минутка кадәр түбәндәге поездларның җәдвәле үзгәрәчәк:

6357, 6358 нче Казан – Канаш - Казан,

6366, 6364 нче Албаба - Казан,

6390, 6396 нчы Алатыр – Канаш,

6302, 6356, 6004, 6003 нче Казан - Свияжск – Казан,

6324 нче Паратск - Казан, 6434 нче Казан - Арча,

6440, 6427 нче Казан – Сосновка – Казан,

- 6193, 6194 нче Канаш – Шумерля - Канаш,

- 6373, 6372 нче Ижау – Кизнер - Ижау,

- 6381/6382 нче Сайгатка - Ижевск,

- 6371/6379 нчы Ижевск – Кизнер - Нократ Аланы.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International