9 декабрь - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Коррупция катлаулы социаль, сәяси һәм икътисади күренеш, ул, теге яки бу дәрәҗәдә, барлык илләргә дә кагыла. 2003 елның 9 декабрендә Коррупциягә каршы БМО Конвенциясенә кул кую өчен ачык була. Документ имзалаган дәүләтләргә ришвәт, бюджет акчаларын урлау һәм коррупцион керемнәрне юк итүне җинаять дип игълан итүне йөкли. Конвенциянең бер нигезләмәсе нигезендә, коррупция нәтиҗәсендә чит илдән кергән акчаларны кире шул илгә кайтарырга кирәк. Россия беренчеләрдән булып Конвенциягә кул куйды. 2003 ел Конвенциясе - мондый төрдәге беренче документ. Ул барлык структураларның коррупциячеллеге милли байлыкка зыян китерә торган илләр өчен аеруча мөһим.

Әлеге халыкара килешү коррупцияне кисәтү, гаеплеләрне җаваплылыкка тарту чараларын, шулай ук аңа каршы көрәштә халыкара хезмәттәшлек механизмнарын күздә тота. Ул дәүләтләргә коррупциягә каршы сәясәт алып барырга, тиешле законнарны хупларга һәм әлеге күренешкә каршы көрәш өчен махсус органнар булдырырга йөкли.

Бу көнне дөньяның күп кенә илләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар һәм башка чаралар уза.

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында «Без - коррупциягә каршы» мәгълүмати брошюрасы әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International