Сынау режимында Зур Казан боҗрасының 2 нче этабында хәрәкәт ачылды

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Татарстан башкаласында Зур Казан боҗрасының икенче этабында Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр транспорт хәрәкәте сынау режимында ачылды.

Юлчылар вакытлыча светофорлар урнаштырдылар, төп юнәлеш буенча яктыртуны кабыздылар. Хәзерге вакытта Зур Казан боҗрасының икенче этабында төзү-монтаж эшләре тәмамланган. 522 метр озынлыктагы участокта түбән катламга асфальт-бетон җәелгән. Югары катлам 2021 елның язында салыначак. Ул чакта инде билгеләнгән тәртиптә файдалануга тапшыру турында сөйләргә була.

Исегезгә төшерәбез, Борисковская урамыннан Техническая урамына кадәр 1,2 км озынлыктагы Зур Казан боҗрасының икенче этабының төзелеше агымдагы елның мартында «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башланган иде. Монастырь ермагы аша күпер һәм трамвай юллары төзелеше кергән 700 метр озынлыктагы объектның беренче этабы 2020 елның августында гамәлгә кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International