2021 елда яңа шәһәр мобильлеге чишелешләрен сынау өчен Россия шәһәрләре арасында «Минем юлым» конкурсы игълан ителде. Конкурсның инициаторлары булып Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия юллар фәнни-тикшеренү институты тора.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 5 муниципалитет сайланачак. Аларның территорияләрендә юлларны һәм шәһәр мобильлеген (шул исәптән җәяүлеләр һәм велосипедчылар, автомобиль юллары) проектлау буенча халыкара практикаларны адаптацияләү буенча карарлар кабул ителәчәк.
Финалист муниципалитетларда яңа шәһәр мобильлеге буенча әлеге территория өчен актуаль булган төп инициативаларны системалы рәвештә гамәлгә кертәчәкләр. Шулай ук җиңүчеләр «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты кысаларында Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы һәм Россия юллар фәнни-тикшеренү институтыннан яңа шәһәр мобильлеге буенча төп прогрессив чишелешләрне һәм практикаларны куллану мөмкинлеген алачаклар. Шул исәптән, шәһәр халкын урам-юл челтәрен реконструкцияләү һәм төзү мәсьәләләрен хәл итүгә җәлеп итү стандартын гамәлгә кертү.
Муниципалитетка конкурста катнашу өчен 100gorodov.ru платформасында https://100gorodov.ru/myroad сылтамасы буенча махсус форма тутырып теркәлергә кирәк. Шәһәр халкы үз муниципалитетының инициативасы өчен тавыш бирә.
Пилот шәһәрләр өчен тавыш бирү 2020 елның 11 декабренә кадәр дәвам итәчәк. 18 декабрьгә кадәр конкурс комиссиясе 5 муниципаль берәмлек территориясен сайлап алачак. Һәм 2021 елда анда юлларны проектлау буенча халыкара практикаларны адаптацияләү буенча карарны сынау булачак.