Горький тимер юлының Казан төбәгендә поездлар хәрәкәте зонасында 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бәхетсезлек очраклары 22% ка кимегән.
Шулай итеп, ел башыннан алып транспорт һәлакәтләрендә 31 кеше җәрәхәтләнгән (2019 елның шул ук чорында - 40 кеше). Аларның 23е имгәнүләр нәтиҗәсендә үлгән, узган елның шул ук чорында - 28. Татарстанда – 23, Чуашстанда - 7, Марий Элда - 1 кеше зыян күргән.
Шул исәптән ел башыннан алып тимер юл транспорты объектларында балигъ булмаганнар катнашында 3 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, аларның икесе үлем белән тәмамланган.
Горький тимер юлы гражданнарны тимер юл инфраструктурасы объектлары янында уяу булырга һәм тимер юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә өнди.