Кайбер шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә

2020 елның 1 декабре, сишәмбе

РТЮ 13 декабрьдән 2020/2021 елларга поездлар хәрәкәтенең яңа графигын кертә. Шуңа бәйле рәвештә ерак араларгы йөрүче һәм шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк.

Гамәлдәге җәдвәл белән биш минуттан артык аерма түбәндәге шәһәр яны поездларына кагылачак: 6355, 6003 нче номерлы Казан - Свияжск; 6365, 6362, 6364 нче номерлы Казан - Албаба - Казан; 6372 нче номерлы Буа - Албаба; 6471 нче номерлы Бирюли - Васильево; 6575 нче номерлы Дружинино – Красноуфимск; 6454/6453 нче номерлы Ижевск - Глазов.

Биш минутка кадәр аерма белән түбәндәге поездларның җәдвәлләре үзгәрәчәк: 6357, 6358 нче номерлы Казан - Канаш - Казан; 6366 нчы номерлы Албаба - Казан; 6390, 6396 нчы номерлы Алатыр - Канаш; 6302, 6356, 6004 нче номерлы Свияжск - Казан; 6324 нче номерлы Паратск - Казан; 6434 нче номерлы Казан - Арча; 6440, 6427 нче номерлы Казан - Сосновка - Казан; 6193, 6194 нче номерлы Канаш - Шумерля - Канаш; 6373, 6372 нче номерлы Ижевск - Кизнер - Ижевск; 6381/6382 нче номерлы Сайгатка - Ижевск; 6371/6379 нчы номерлы Ижевск - Кизнер - Нократ Аланы.

Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында, кассалардагы мәгълүмат стендларында һәм тукталыш пунктларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International