Чирмешән муниципаль районында 30 ноябрьдә 19:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр Азеево – Чирмешән - Шентала автомобиль юлы буенча хәрәкәт вакытлыча чикләнә. Бу чорга 76,7 чакрымда урнашкан П формасындагы металл конструкциясен монтажлау планлаштырылган.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.