Нурлат муниципаль районында 30 ноябрьдә 15:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорга 92,1 чакрымда урнашкан П формасындагы металл конструкциясен монтажлау планлаштырылган.
Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.