М-7 "Идел" - Мамадыш автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2020 елның 30 ноябре, дүшәмбе

1 декабрьдә Татарстан Республикасының төбәк әһәмиятендәге М-7 "Идел" – Мамадыш автомобиль юлы 16:00 дән 18:00 гә кадәр транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча чикләнә. Бу чорга 1,2 чакрымда урнашкан П формасындагы  металл конструкциясен монтажлау планлаштырылган.

Тиешле юл билгеләре куелган юл хәрәкәтен оештыру схемасы ТР буенча ЮХИДИ белән килештерелгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International