26 ноябрьдә «Волейбол 2022 оештыру комитеты» АКБО вәкилләре Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында булдылар. Төп бурыч - аэропортның 2022 елда ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты чараларын үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен билгеләү иде
Аэропорт белгечләре оештыру комитеты вәкилләренә аэропортның төп объектларын күрсәттеләр, командаларга, җанатарларга һәм булачак чемпионатның башка клиент төркемнәренә хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Шулай ук халыкара дәрәҗәдәге зур спорт чараларына әзерлек тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Борттагы спорт командалары белән рейсларга хезмәт күрсәтүдә транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм логистика мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
Спорт чараларына әзерлек вакытында исәпкә алыначак барлык кирәкле мәгълүмат бирелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Казан» халыкара аэропорты оештыру комитеты әгъзаларына уңай тәэсир ясады.
Исегезгә төшерәбез, FIVB 2022 ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 26 августтан 11 сентябрьгә кадәр узачак. Матчларны Россиянең 10 шәһәре кабул итәчәк. Казан төркем этабы матчлары узачак чараны оештыручы шәһәрләрнең берсе булды. Чемпионатта 24 милли җыелма команда катнашачак. Турнир форматы ике төркем этабын һәм Мәскәүдә алты финалны күздә тота, аның нәтиҗәләре буенча яңа дөнья чемпионы билгеләнәчәк. Ир-атлар командалары арасында волейбол буенча дөнья чемпионаты дүрт елга бер тапкыр уздырыла.