5 декабрьдән пассажирлар агымы арту сәбәпле түбәндәге шәһәр яны поездларының йөрүе яңартыла:
6440 нчы Казан - Сосновка поезды Казан станциясеннән 13:25 сәгатьтә кузгалып китә, Сосновка станциясенә 16:51 сәгатьтә килә;
6431 нче Сосновка - Казан поезды Сосновка станциясеннән 17:25 сәгатьтә кузгалып китә, Казан станциясенә 21:01 сәгатьтә килә.
Әлеге поездлар шимбә һәм якшәмбе көннәрендә составта 4әр вагон белән йөриячәк.
Шәһәр яны поездлары җәдвәле турында тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны (тәүлек буе), «Пригород» һәм «РЖД Пассажирам» мобиль кушымталарында алырга мөмкин.