Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган Татарстанда 2020 елда юл эшләре программасын үтәү нәтиҗәләренә һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлекләренә багышланган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, 2019 ел нәтиҗәләре буенча транспорт һәлакәтләре еш була торган 101 урын теркәлгән, аларның 7се – федераль юлларда, 5се – төбәк юлларында һәм 89ы - җирле юлларда. Шулай ук авыр нәтиҗәләргә китергән 186 потенциаль куркыныч урыннар һәм участоклар билгеләнгән. Барлыкка килгән авария куркынычы булган урыннарда, үз эченә тизлек режимын киметү, юл билгеләрен һәм тамгаларын урнаштыру схемаларын үзгәртүне керткән, юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар үткәрелгән.
Фәрит Хәнифов шулай ук хәбәр иткәнчә, юл хәрәкәте иминлеген арттыру кысаларында 35 муниципаль район территориясендә 129 ясалма тигезсезлек урнаштырылган, барьер тибындагы 13,65 км тимер киртә куелган, гомуми озынлыгы 94 км булган 31 участокта ясалма яктырту урнаштырылган. Моннан тыш, 3 светофор объекты, 49 тукталыш павильоны урнаштырылган һәм 11,8 км тротуар төзелгән.
Фото: Рөстәм Кадыйров