Татарстанда кышкы чорда юлларны карап тоту өчен бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән

2020 елның 24 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2020 елда Татарстанда юл эшләре программасын үтәү нәтиҗәләренә һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләргә әзерлегенә багышланган брифинг узды.

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, 17 октябрьдән федераль һәм төбәк юлларын карап тоту өчен җәлеп ителгән подрядчы оешмаларда тәүлек әйләнәсе дежур сменалар оештырылган.

Юл оешмалары карамагында 1157 махсус техника бар, бу 316 катнаш юл машинасы, 140 автогрейдер, 117 ротор һәм 497 башка техника (экскаваторлар, бульдозерлар, тракторлар). Кар чистарту техникасы ГЛОНАСС системасына тоташтырылган һәм кышкы шартларда эшләргә әзер.

Кышкы чорда юлларны карап тоту өчен 52 бозлавыкка каршы материал базасы, 67 җылы тукталу урыны һәм эшчеләр, машина йөртүчеләргә дежур тору һәм ял итү өчен 59 бина әзерләнгән. Бозлавыкка каршы материаллар тулысынча әзерләнгән: 395 мең тонна ком-тоз катнашмасы (20% тоз белән), тозлы эремәләр әзерләү һәм чиста рәвештә тарату өчен 79 мең тонна техник тоз.

Шулай ук Фәрит Хәнифов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшләвен билгеләп үтте, ул шул исәптән Татарстанның транспорт комплексы торышы буенча мәгълүматны да кабул итә.

Фото: Рөстәм Кадыйров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International