Казанның «Көнчыгыш» автовокзалы «Шәлегә ярты бәягә» акциясен игълан итә

2020 елның 20 ноябре, җомга

Казанның «Көнчыгыш» автовокзалы «Шәлегә ярты бәягә» дигән акция игълан итә. 21 ноябрьдән Казан - Шәле - Казан маршруты буенча йөрү бәясе нибары 50 сум тәшкил итәчәк.

Акция әлеге маршрутта шәһәр яны автомобиль транспортында пассажирлар йөртүне популярлаштыруга юнәлдерелгән.

Казаннан Шәлегә көн саен 9 рейс оештырылган. Автобуслар Аграр ур., 8 йорт адресы буенча урнашкан «Көнчыгыш» автовокзалыннан кузгалып китә.

Маршрутта югары комфортлы, бөтен юл дәвамында бушлай Wi-Fi белән автобуслар йөри.

Билетларны автовокзал сайтында, «Көнчыгыш» автовокзалы» ҖЧҖ мобиль кушымтасы аша һәм кассада сатып алырга мөмкин.

Автобусның китү вакытын пассажирлар (843) 233-41-17, 8 962 559 30 37 телефоннары аша белә алалар.

Якын арада «Көнчыгыш» автовокзалы пассажирлар өчен башка маршрутларда да яхшы сюрпризлар әзерли. Яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International