20 ноябрь - Транспорт хезмәткәрләре көне

2020 елның 20 ноябре, җомга

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов транспорт комплексы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

Хөрмәтле Татарстанның транспорт комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары, хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән яңа һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Транспорт хезмәткәре көнен билгеләү турындагы боерык РФ Хөкүмәте Рәисе тарафыннан агымдагы елның июлендә расланган иде. Хәзер без аны ел саен 20 ноябрьдә билгеләп үтәчәкбез.

Татарстанда бүген 480нән артык транспорт предприятиесе исәпләнә, анда 57000нән артык кеше хезмәт куя. Транспортчылар көн саен йөзләгән мең пассажир йөртәләр, меңләгән тонна йөк ташыйлар, социаль өлкәнең һәм сәнәгатьнең барлык тармакларының өзлексез эшләвен тәэмин итәләр.

Бу автомобиль, елга, һава, тимер юл, электр транспорты хезмәткәрләре, транспорт куркынычсызлыгы, транспортта дәүләт күзәтчелеге өлкәсендә белгечләр. Хәзер безнең бердәм бәйрәм барлыкка килде. Ул безгә транспорт комплексында һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрергә, хезмәт коллективларын ныгытырга һәм яңа традицияләр булдырырга ярдәм итәр дип ышанам.

Мин сезне, хезмәттәшләр һәм транспорт комплексы ветераннары, һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм! Фидакарь хезмәтегез, үз вазыйфаларыгызны сыйфатлы һәм җаваплы башкаруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International