Татарстан 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе дип танылды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә «Транспорт атнасы-2020» кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Россия субъектлары башлыклары белән киңәшмә үткәрде, анда 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре һәм 2030 елга кадәр аны үзгәртү турында фикер алыштылар.

Марат Хөснуллин сүзләренә караганда, коронавирус инфекциясе таралуга карамастан, юлчылар эш темпларын узган ел белән чагыштырганда киметеп кенә калмыйча, планнарны арттырып та үтәделәр.

"Моңа Россия Хөкүмәтенең Президент йөкләмәсе буенча юл проектларын алдан гамәлгә ашыруга өстәмә 100 млрд. сум бүлеп бирү турындагы карарлары ярдәм итте, - дип билгеләп үтте вице-премьер. - Бүлеп бирелгән финанслауның барлык күләмен исәпкә алып, 7 меңнән артык объект норматив халәткә китереләчәк, аларда 142 млн. кв. м артык асфальт-бетон өслеге салыначак».

Киңәшмәдә юл илкүләм проектын яңадан формалаштыру буенча да фикер алыштылар. Киләсе елдан аның составына ике яңа федераль проект керәчәк: «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» һәм «Федераль магистраль челтәрне үстерү». Ә «Төбәк һәм җирле юл челтәре» проектына авария хәлендәге күперләрне норматив хәлгә китерү, тимер юл аша юл үткәргечләр төзү буенча чаралар кертеләчәк. Моннан тыш, 2021 елдан илкүләм проектта катнашучылар санына Санкт-Петербург агломерациясе кушылачак, ә 4 елдан соң илкүләм проект чикләрен шактый киңәйтәчәк.

«2025 елдан проектка 100 меңнән алып 200 меңгә кадәр халкы булган агломерацияләрдәге (51 агломерация) юлларның 85% ына кадәр юлларны, шулай ук 20 меңнән артык халкы булган Ерак Көнчыгыш федераль округының торак пунктларын 2030 елга кадәр норматив халәткә китерү буенча бурычлар кертелгән», ― дип сөйләде Россия Федерациясе Транспорт министры урынбасары – Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Андрей Костюк.

Киңәшмә ахырында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин 2020 елда илкүләм проектны гамәлгә ашыруда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән субъектларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасының «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» проекты командасы да лаеклы бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International