Бүген Мәскәүдә Гостиный дворда «Транспорт атналыгы-2020» XIV халыкара күргәзмә-форумы эшли башлады. Күргәзмәне рәсми рәвештә Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин, Россия Федерациясе транспорт министры Виталий Савельев, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары һәм ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешмалары җитәкчеләре карап чыгачак.
2020 елда «Россия транспорты» халыкара күргәзмәсе 3700 кв. м территориядә үз экспозициясен ачты. Биредә тимер юл, автомобиль, авиация, диңгез һәм елга транспорты, юл хуҗалыгы өлкәсендәге әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруның барышы күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы традицион рәвештә күргәзмә экспозициясендә катнаша. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, стендта берничә проект белән танышырга мөмкин. Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, Татарстанда 2020 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәләрен, сыекландырылган табигый газда эшләүче «Чайка» пассажир судносын тәкъдир итәчәкләр.
Кунакларга шулай ук юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә интеллектуаль транспорт системаларыннан файдалану турында да сөйләячәкләр. Аерым алганда, дәүләт теркәү номерларын, маркаларны, транспорт чараларының модельләрен һәм төрләрен автомат рәвештә ачыклау, тану системасы турында. «Татарстан Республикасының төбәк автомобиль юллары буйлап авыр йөкле һәм зур габаритлы транспорт чарасына хәрәкәт итүгә махсус рөхсәтләр һәм килешүләр бирү порталы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын тәкъдим итәчәкләр.
Күргәзмә 20 ноябрьдә тәмамланачак.