Яңа ел бәйрәмнәрендә поездларда 30% ташлама белән сәяхәт итәргә мөмкин

2020 елның 17 ноябре, сишәмбе

Пассажирлар 30 ноябрьгә кадәр ерак араларга йөрүче Яңа ел поездларына кире якка 30% ташлама белән билетлар сатып ала алалар.

Тәкъдим «шунда һәм кире якка» бару өчен юл йөрү документларын бер тапкыр рәсмиләштергәндә гамәлдә һәм 27 декабрьдән 7 гыйнварга кадәр барачак «Федераль пассажир компаниясе» АҖ поездларының СВ һәм купе вагоннарына кагыла.

Акция шартлары турында тулырак мәгълүматны «РТЮ» ААҖ рәсми сайтында «Тарифлар һәм акцияләр» бүлегендә алырга мөмкин.

Махсус тарифлар/ташламалар башка махсус тарифлар/ташламалар белән бер үк вакытта кулланылмый. Акция шартлары «Яңа елга ике катлы поездда» һәм «Җәлеп итә торган бәя буенча ике катлы поездлар» акцияләрендә катнашучы ике катлы поездларга, шулай ук оештырылган пассажирлар төркемнәре һәм балалар төркемнәре өчен билетлар сатып алуга кагылмый.

«Федераль пассажир компаниясе» пассажирларга поездларда битлек режимын сакларга киңәш итә. Шәхси саклану чараларын проводниктан алырга мөмкин.

Фото: delovoysaratov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International