Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты «Россиянең транспорт куркынычсызлыгы-2020» дәрәҗәле милли премиягә ия булды. Һава гаване «Транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендә таләпләрне тормышка ашырган һава транспортының иң яхшы транспорт инфраструктурасы субъекты» номинациясендә икенче урынны алды.
Исегезгә төшерәбез, анда аэропортның Куркынычсызлык комитеты булдырылган.
Барлык контроль-үткәрү пунктларында, объектның транспорт куркынычсызлыгын тәэмин итү пунктында, коралны рәсмиләштерү, кабул итү һәм бирү бүлмәләрендә видеокүзәтү һәм аудиофиксация урнаштырылган.
Өстәмә видеокүзәтү системалары автотранспортны үткәрүне тәэмин итүче постта бар.
Барлык контроль-үткәрү пунктларында да аэропортның чикләнгән зоналары сакланышын арттыру өчен биометрик җайланмалар урнаштырылган.
Йөкләрне һәм почтаны тикшерү өчен аэропортның йөк склады яңа рентген-телевизион интроскоп белән җиһазландырылган. Шулай ук дүрт сертификацияләнгән шартлаткыч матдәләр детекторы сатып алынган.