Бүген «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе Печищидан Казанга финал рейсы белән Идел елгасы буенча пассажирлар навигациясен тәмамлады.
Татарстан территориясендә Идел һәм Кама елгалары буенча су транспортында шәһәр яны элемтәсендә пассажирлар йөртүне ике предприятие башкарды: «Татфлот» суднолар йөртү компаниясе» АҖ һәм «Яр Чаллы» руда булмаган материаллар җитештерү берләшмәсе» ҖЧҖ.
2020 нче ел навигациясендә «Казан» елга портыннан Студенецка кереп Садоваяга кадәр (көн саен 2 рейс һәм шимбә һәм якшәмбе көннәрендә өстәмә рейс), Югары Осланга кереп Печищига кадәр (көн саен 4 рейс), Түбән Осланга, Ключищи, Матюшинога кереп Ташевкага кадәр (көн саен 3 рейс), Түбән Осланга, Ключищи, Матюшино, Ташевкага, Гребенига кереп Кызыл Байракка һәм Шелангага кадәр (көн саен 1әр рейс) рейслар оештырылды.
Шулай ук Казаннан көн саен 1әр рейс һәм 51 Восход-51 тиз йөрешле теплоходында өстәмә экскурсия рейсы Зөягә кадәр һәм Кама Тамагына кереп Болгарга һәм Тәтешкә кадәр (көн саен 2 рейс һәм шимбә һәм якшәмбе көннәрендә өстәмә рейс) тизләтелгән линияләр башкарылды.
Чистай елга портыннан атнага 3 рейс ешлыгында Кызыл Ярга кадәр рейслар оештырылды. Яр Чаллы портыннан - Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье һәм Грахань тукталышларына кереп, көн саен Соколкига рейслар.
Навигация башыннан алып агымдагы елда Татарстанның суднолар йөртү компанияләре хезмәтеннән барлыгы 290 меңнән артык пассажир файдаланган.