«Казан» аэропортында 2013 нче елның 2 ае эчендә пассажирлар агымы 15% артты

2013 елның 13 марты, чәршәмбе
      2013 нче елның 2 ае эчендә «Казан» халыкара аэропортының пассажирлар агымы 194 мең 91 кеше тәшкил итте. Бу узган елның шул ук чоры  белән чагыштырганда 15,3% күбрәк.

      Эчке һава юнәлешендә гыйнвар-февраль айларында 105014 кешегә хезмәт күрсәтелгән, бу 2012 елның шул ук чорыннан 0,1% (-79 кеше) азрак. Узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда пассажирлар агымында 41% (89 мең 77 кешегә кадәр) сизелерлек үсеш халыкара һава юнәлешендә булуын билгеләп үтәргә кирәк.  

      Агымдагы елның беренче ике аенда Санкт-Петербургка баручы рейслар аеруча популяр булды: әлеге вакыт эчендә 6546 пассажирга хезмәт күрсәтелде, 2012 елның шул ук чорыннан 1,5 тапкыр күбрәк. Шулай ук
Уфа – Сургут (+20,5%), Челябинск - Новосибирск (+48,5%) һәм Екатеринбург (+42%) регуляр юнәлешләрдә тотрыклы үсеш күзәтелә. Чит ил юнәлешләрендә Хургада, Шарм-Эль-Шейх, Дубай, Гоа, Стамбул, Мюнхен, Бангкок курортлары артыграк күрелде.

      2013 елның гыйнвар-февраль айларында Казан аэропортында йөк агымының күләме 22,9% артты. Отчет чорында самолетлар очышы саны 11,5% артты һәм 1680 җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International