Фәрит Хәнифов Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов РТЮ ААҖ филиалы - Куйбышев тимер юлы башлыгы Вячеслав Дмитриев белән очрашты.

Очрашу барышында элеккеге килешүләрнең башлангыч нәтиҗәләре ясалды. Фәрит Хәнифов һәм Вячеслав Дмитриев Татарстанда Куйбышев тимер юлы полигонында пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсендә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан буенча Куйбышев тимер юлы полигонында 10 тимер юл вокзалы урнашкан - Круглое поле, Зәй, Әлмәт, Писмән, Ютазы, Урыссу, Нурлат, Бөгелмә, Яр Чаллы һәм Түбән Кама станцияләрендә. Шулай ук 65 пассажир утырту платформасы бар.

Республика территориясе буенча Куйбышев тимер юлы полигонында «Содружество» АҖ пассажир компаниясе Түбән Кама-Ижевск маршруты буенча халыкка транспорт хезмәте күрсәтә. Әлеге маршрутта 2020 елның 9 аенда 60,7 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.

Ел саен Татарстанда Куйбышев тимер юлы полигонында төрле йөкләр ташыла. Алар арасында - нефть һәм нефть продуктлары, химикатлар һәм сода, кара металл ватыклары, урман йөкләре, химия һәм минераль ашламалар, ашлык. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча йөк төяү 9,5 млн. тонна тәшкил иткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International